Дәрес эшкәртмәсен Буа районы Черки Килдураз урта мәктәбе укытучысы Гыйльфанова Дания Ришат кызы төзеде.
Предмет: Математика
Дәреслек авторлары: Моро М.И., Бантова М.А.
Класс: 4
Дәрес тибы: үткәнне ныгыту
Тема: Нульгә тамамланган саннарны тапкырлау
Максат:
Нульгә тәмамланган саннарны тапкырлау темасын ныгыту;
тизлек, вакыт, юл табуга мәсьәләләр чишә белү күнекмәләрен үстерү;
мөстәкыйльлек тәрбияләү, Казан шәһәре турындагы күзаллауны киңәйтү.
Җиhазлау: компьютер, дәреслек, тестлар, билетлар, перфокарталар.
Дәрес барышы :
I. Оештыру өлеше.
-Исәнмесез балалар! Бүген без математика дәресендә сәяхәткә барыбыз. Кая икәнен белер өчен телдән мисаллар исәпләргә кирәк булыр . Җавапларыбыз әлегә яшеренеп тора. Мисалларны дөрес итеп чишсәк тиешле сүзебез килеп чыгачак.
II. Белемнәрне актуальләштерү
.
Слайд 11) 503 х 2 = (к)
2020 – 7 = (н)
3000 – 989 = (а)
3 х 10 = (з)
29 х 2 = (а)
— Мисалларны телдән исәпләп, җавапларын гына дәфтәргә языгыз
Слайд 2 2) Тикшерү. Экрандагы таблицада җаваплар күренә:
К
А
З
А
Н
1006
58
30
2011
2013
Слайд 3
3) Саннарны үсә бару тәртибендә әйт: 30, 58, 1006, 2011, 2013
— Һәр сан нәрсәсе белән кызыклы? Татарстанның туган көне 30 август.
— Сөембикә манарасы 58 метр биеклектә.
Казанга быел 1006 ел тула
2011 ел — Космонавтика елы.
— 2013 — студентларның җәйге Универсиадасы үткәреләчәк
4) — Сез спортны яратасызмы? (җаваплар тыңланыла)
— Спортны яратырга, көндәлек режимны төгәл үтәргә, физкультура белән дус булырга кирәк.
Төп өлеш
Перфокарта белән эшләү.
Сәяхәткә автобуста кузгаларбыз.
Автобуска утырыр өчен билетлар алырга кирәк.
7 х 8 3 х 5 5 х 2 93 : 3
9 х 6 6 х 6 20 : 2 64 : 2
7 х 7 7 х 5 80 : 10 720 : 90
8 х 10 2 х 10 100 : 10 180 : 20
Тикшерү. (Җаваплар экранда. Укучылар үз — үзләрен тикшерәләр, билге куялар.)
Слайд 4
56 15 10 31
54 36 10 32
49 35 8 8
80 20 10 9
Мәсьәлә чишү:
Автобуста барабыз, мәсьәлә чишәбез.
Мәсьәлә
-Автобус 90 км тизлек белән Казанга 2 сәгать бара Килдураздан Казанга ничә км?
— Кире мәсьәлә төзибез.
4) Дәреслек белән эш.
№ 13 (16 бит) Мөсткыйль эш
а = 80900, d = 9 а = 1083470, d = 6а х d
Жаваплар экранда күренә ( 728100, 6500820)
Слайд 5
5). Физминут.
— Казанга життек, автобуслардан төшеп ял итеп алыйк!
(Казанның матур урыннарын күрсәтү)
IV. Белемнәрне тикшерү. 1) Тест биремнәрен үтәү
— Тест эшләп алабыз.
1) 2400 х 30
а)72 б) 7200 в) 72000
2)әгәр 900 не 100 гә арттырсак, була
а)10000 б) 800 в) 90000
3)3000 һәм 6 саннарының өлеше
а) 500 б) 800 в) 18000
4) 2сәг. ничә минут?
а)2 мин б) 120 мин в) 60 мин
160 км ны метрга күчер
а) 160000 б) 1600 в) 16000
Слайд 6
Тишерү. Җаваплар: 72000, 90000, 500, 120, 160000
V. Өй эшләрен язабыз:
I в — № 11 ( 2, 3 багана)
II в — № 18 (дәреслек, икенче кисәк)
VI. Йомгаклау. Фикерләп алыйк әле.
а.) Сызымда ничә өчпочмак hәм ничә дүртпочмак булганын табыгыз?
Слайд 7
Кызлар дүтпочмак саный ( 4 )
Малайлар өчпочмак ( 6 )
б.) Төрле тамгалар куеп эшләү
2..2..2..2=4
Җаваплар тыңланыла. Компьютер буенча җаваплар тикшерелә.
Слайд 8
2 + 2 : 2 х 2 = 4
2 + 2 – 2 + 2 = 4
в.) — Бүген дәрестә нинди эшләр башкардык?
VII. Билгеләр кую.
- Какие выражения можно заменить произведениями?
- Что происходит ежесуточно на земле?
- Гармония окружающий мир 4 класс решебник
- Где устраивают гнезда луговые птицы?
- Кабан бабочка кошка окунь это
- Задания по математике 1 классы
- Где в рассказе филипок вступление введение?
- Из 7 палочек составьте лесенку
- В каком ряду названы иглокожие ответы
- Как сделать прижат живая азбука?
- Решите пример в столбик 28142 2
- Тема произведения умнее всех мамин сибиряк